Арытаба Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Татарстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне карадылар, анда куелган ике республика предприятиеләренең продукция һәм технологияләр үрнәкләре белән таныштылар. Аннары форум эшен “Традицион булмаган углеводород ятышларын разведкалау һәм үзләштерү үзенчәлекләре” дигән темага Халыкара гыйльми-гамәли конференциянең пленар утырышы дәвам итте.
— Нефть-газ комплексы — ил икътисадының төп локомотивы ул. Аның тотрыклы эшчәнлегенә социаль өлкәнең нәтиҗәле үсеше, халыкның тормыш сыйфаты, ахыр чиктә ил иминлеге бәйләнгән. Башкортстан өчен ул аеруча мөһим. Ни өчен дигәндә, җитештерелгән продукция күләменең — 43 һәм республика бюджетына салым керемнәренең 36 проценты әлеге тармакка туры килә. Ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре социаль, хәйрия, меценатлык юнәлешендә дә күләмле эш алып бара, — диде утырыштагы чыгышында Рөстәм Зәки улы.
Гомумән, Башкортстан җитәкчесе билгеләвенчә, республиканың ягулык-энергетика комплексы нәтиҗәле үсешә. Соңгы биш елда гына “Башнефть”, “Газпром нефтехим Салават”, “СИБУР”, Стәрлетамак нефть-химия заводы, Башкортстан сода компаниясе кебек җитештерү гигантлары әлеге максатларга 200 миллиард сум юнәлткән. Башкортстанда, шулай ук, нефть-химия, аз тоннажлы нефть-химия, нефть-газ инжинирингы, геофизика кластерлары булдырылган һәм уңышлы эшләп килә. Нефть-химия җиһазларыннан коллектив файдалану һәм аз тоннажлы нефть-химия продуктлары һәм аларны җитештерү технологияләрен прототиплаштыру үзәге оештырылган.
— Нәтиҗәдә җитештерелүче продукция төрләре арта, чыгымнар кими, яңа продукция һәм технологияләр эшләү вакыты кыскара, кластерда катнашучыларның табышы арта, — диде бу җәһәттән республика Башлыгы.
Ул, шулай ук, Идел буе федераль округында төбәкара нефть-химия кластерын төзү тәкъдиме белән чыкты.