-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 сентябрь 2015, 21:52

“Горящая гора” фестивале үтә

“Башинформ” агентлыгында “Горящая гора - 2015” әдәби фестиваль ачылуга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Санкт-Петербургтан күренекле урыс прозаигы, “Зур китап” һәм “Милли бестселлер” премияләре лауреаты Леонид Юзефович, шагыйрә, Санк-Петербург Язучылар берлеге рәисе урынбасары Галина Илюхина, Мәскәүдән “Литературная учеба” нәшрият йортының генеральный директоры урынбасары Елена Толкачева катнашты.

Уфага Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм Русиянең башка шәһәрләреннән килгән язучылар, нәширләр, галимнәр, мәдәният әһелләренең чыгышлары, презентацияләре, “түгәрәк өстәл”ләр ВДНХ-Экспо мәйданында, Башкортстан дәүләт педагогия университетында, Милли китапханәдә, шулай ук фестивальгә исем биргән “Янгантау” шифаханәсендә булачак.
Фестивальнең координаторы, язучы Светлана Чураева сүз­лә­ренә караганда, әлеге җыенның төп максаты — китап язучы­лар­ны, аны нәшер итүчеләрне, сатучыларны, өйрәнүче­ләрне, китапны киң катлам укучыларга җиткерүчеләрне бер табынга җыеп, килеп туган мөһим мәсьәләләр хакында киң сөйләшү алып бару.
Шунысы кызыклы, “Янган тау” фестиваленә килүче язучы­лар­­ның күбесе Уфага беренче тапкыр аяк баскан. Леонид Юзе­фович, мәсәлән, Уфаны күрү турында күптәннән хыялланган. “Борынгы шәһәрләрне бик яратам. Мин үзем Пермьдә туып үстем. Агыйдел ярында балкып утырган Уфа миңа нык тәэсир итте”,— диде ул. Язучы инде Уфа урамнары буйлап йөрергә өлгергән, БДПУ студентлары белән аралашкан, Аның “Кышкы юл” исемле яңа романы буенча китап укучылар конференциясе дә узган.
Галина Илюхина мондый әдәби фестивальләрнең иҗатны үстерү, китапларны пропагандалау, халыкны китап укуга җәлеп итүдәге әһәмиятен ассызыклады.
Ял көннәрендә “Янгантау” шифаханәсендә әдәби фестивальне тантаналы ачу булды. Фестивальнең төп чаралары дүшәм­бедән алып чәршәмбегәчә Уфада узачак.
Читайте нас: