+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 сентябрь 2015, 07:13

Фән киләчәге – технополисларда

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тармакка яшьләрне киңрәк җәлеп итү зарурлыгын да сызык өстенә алды.“Башкортостан” дәүләт концерт залында үткән әлеге тантанага килүчеләрне республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов сәламләде. Үзенең чыгышында ул фәннең бүгенге җәмгыятьтәге урынын билгеләп үтте, бу тармактагы җитди мәсьәләләргә тукталды. Төбәк җитәкчесе бигрәк тә яшьләргә төбәп сөйләде. Бүгенге фәндә аларның оптимизмын күбрәк кулланырга, яшьләрне фәнни эзләнүләргә активрак җәлеп итәргә кирәклеген билгеләде.

Фән белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел кимүе кызганыч. Совет чорында илебездә 1 миллион кеше фән белән шөгыльләнсә, бүген аларның саны 300 мең тәшкил итә. Ә менә Кытайда, киресенчә, элек 500 мең галим булса, хәзер исә алар өч тапкыр арткан.
Республика башлыгы әйдәүче җитештерү предприятиеләре вәкил­ләренең фән фестивален ачуда сүлпән катнашуына да игътибар итте. Фән җитештерү белән бергә атлаганда гына җәмгыятькә файда китерә ала. Үзебездә шушы берлекне тәэмин итүче технополислар булдыру зарурлыгына басым ясады ул.
— Кайбер төбәкләрдә фән һәм җитештерүне, сәнәгать пред­прия­тиесендә белем алуны һәм эшне бергә алып баручы технополислар булдырганнар да инде. Бу шәһәр эчендәге шәһәрчек кебек. Монда яшәргә дә, укырга да, фән белән шөгыльләнергә дә, сәнәгать пред­приятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә дә, аларның заказларын үтәргә дә мөмкин булачак. Якын арада шушындый технополис булдыру турында карар кабул итәчәкмен, — диде республика җитәкчесе.
Аның сүзләренә караганда, бу мәйданда яшьләрнең фәнни иҗаты өчен оптималь шартлар булдырылачак. Технополиста лабораторияләр, тик­ше­ренү үзәкләре, фәнни оешмалар һәм уку йортлары булдыру күздә тотыла.
Читайте нас