+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 октябрь 2015, 16:34

Ил хөрмәтли данлы улларын

Кичә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.Тантана Русия Федерациясе Президенты указлары нигезендә бүләкләнүчеләрне тәбрикләү белән башланды. Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Мамаев белән икътисади үсеш министры ярдәмчесе Татьяна Штоль Русия Хөкүмәтенең Рәхмәтенә лаек булдылар.

— Бүген барыбыз өчен дә дулкынландыргыч көн. Хезмәт эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкән, респуб­ликабызны алга җибәрү өчен армый-талмый эшләгән, яшьләргә үрнәк булган һөнәр ияләрен тәбриклибез. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә бүгенге катлаулы вакытта да үзебезне ышанычлы тоябыз. Тугыз айдагы финанс нәтиҗәләре начар түгел, былтыргы белән чагыштырганда, алга китеш бар, салымнар күбрәк җыелган. Алар мәктәп, дәваханә, балалар бакчалары, юллар төзелешенә юнәлтеләчәк,— диде Рөстәм Зәки улы.

Бу көнне 16 кеше республиканың Почет грамотасына лаек булды. Алар арасында Тәтешле районының Акбулат авыл биләмәсе башлыгы Фәгыйль Нигамәтҗанов та бар иде. Әлеге би­ләмәгә Сәвәләй, шулай ук, ике Советлар Союзы Героен үстергән Чургылды авыллары керә. Фәгыйль Рәфкать улы 16 ел шушы авылда мәк­тәп директоры вазыйфасын баш­карган, хәзер 14 ел хакимият башлыгы йөген тарта.
Читайте нас