Әйтергә кирәк, Уфада үтәчәк форумга ил күләмендә дә шушы рәвешле зур әһәмият бирелүе очраклы түгел. Әлеге дөньякүләм җыен ШОС һәм БРИКС дәүләтләре бизнес структуралары, бизнес һәм төбәк власть органнарының икътисади хезмәттәшлеге өчен гамәлдәге беренче интеграцион мәйдан булып тора. Моннан тыш, ул “төбәк белән төбәк” форматындагы бизнес-очрашуның дөньядагы тәүге үрнәге дә. Мәгълүм булуынча, ШОС һәм БРИКС дәүләтләре төбәкләре арасында турыдан-туры эшлекле бәйләнешләр урнаштыруга юнәлтелгән шушы форматтагы хезмәттәшлекне үстерү башлангычын 2014 елда Бразилиядә үткән БРИКСның Эшлекле Советы утырышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәкъдим итте. Агымдагы елның июлендә Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитлары барышында исә әлеге идея зур хуплау тапты.
— Бүгенге көндә ШОС һәм БРИКС дәүләтләре кече һәм урта бизнесының төбәкара хезмәттәшлекне һәм икътисади бәйләнешләрне үстерү өчен зур мөмкинлеге бар. Бу эшне үстерергә һәм системалы нигездә оештырырга кирәк. ШОС һәм БРИКС дәүләтләре төбәкләре вәкилләренең беренче форумы тиз арада һәм максатлы рәвештә партнерлар табу, үз бизнесыңны үстерү, тәҗрибә уртаклашу өчен нәкъ әнә шундый мәйдан булачак та инде, — диде, атап әйткәндә, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Бу җәһәттән Уфада үтәчәк форумда 15 дәүләттән — Бразилиядән, Татарстаннан, Үзбәкстаннан, Әфганстаннан, Беларусьтан, Төркиядән, Италиядән, Сербиядән, Кытайдан, Канададан, Бөек Британиядән, Пакистаннан, Угандадан, Һиндстаннан һәм Русиядән делегацияләр катнашуы көтелә. Алар арасында агросәнәгать комплексы, мәгълүмат технологияләре, төсле металлургия, страховкалау һәм консалтинг компанияләре вәкилләре бар.
ШОС һәм БРИКС дәүләтләре арасында төбәкара бәйләнешләр булдыру һәм аларны үстерү; аларда малтабарлыкның тизләтелгән үсеше өчен тиешле шартлар тудыру; ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең эре һәм кече компанияләре арасында субконтрактация һәм аутсорсинг принцибына нигезләнгән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру; инвестицияләр җәлеп итү һәм берлектәге бизнес-проектлар санын арттыру; кече һәм урта малтабарлык субъектларына законнар нигезендә һәм финанс яктан ярдәм итүдә иң яхшы эш тәҗрибәсен ачыклау; ШОС һәм БРИКС дәүләтләренең төбәк базарларына компанияләрнең үтеп керүен җиңеләйтү буенча тәкъдимнәрне эшләү максатын алга куйган форумның эш программасы да бай булмакчы. Атап әйткәндә, аның кысаларында төрле форматта утырышлар — дискуссияләр, стратегик сессияләр, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрү каралган. Биредә шулай ук түләүсез эшлекле бәйләнешләр ярминкәсе эшләячәк. Ул төрле илләрдән килгән малтабарларга партнерлар табарга, сөйләшүләр үткәрергә һәм контрактлар төзергә ярдәм итәчәк. Дискуссияләр, стратегик сессияләр һәм “түгәрәк өстәл” утырышлары барышында исә төбәкара инновацион һәм инвестицион башлангычлар инструментларын формалаштыру, дөньядагы иң яхшы тәҗрибәне исәпкә алып, инновацияләр һәм технологияләр трансферты механизмнарын камилләштерү мәсьәләләре тикшереләчәк.