М-5 “Урал” автомобиль юлының 1375-1401 чакрымнардагы өлешенең беренче чиратын файдалануга тапшыру уңаеннан тантана оештырылды. Бу аңлашыла да, чөнки хәзерге чорда юл төзелешенә, зур гына чыгымнар белән беррәттән, ярыйсы гына вакыт та таләп ителә. Атап әйткәндә, әлеге участокны яңарту өчен 1,7 миллиард сум акча тотынылган, бу эшләрне башкарып чыгу өчен 3 ел кирәк булган.
Истәлекле вакыйгага багышланган чара Топоринка авылы янындагы юлүткәргечтә оештырылды, анда “Росавтодор” агентлыгының “Самара – Уфа – Чиләбе” идарәсе җитәкчелеге, республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты, юл күзәтчелеге белгечләре, төзүчеләр катнашты.
– Юлның бу участогына реконструкция үткәрү зарурлыгы күптән туган иде, – диде автомагистраль идарәсе начальнигының беренче урынбасары Александр Федотов. – Ни өчен дигәндә, элекке юлның транспорт үткәрү мөмкинлеге чикле булу сәбәпле, әлеге төбәктә автоаварияләр саны артты, гомумән, биредә юл хәрәкәте шактый хәвефле иде. Шуңа да хәлне тамырдан үзгәртү таләп ителде.