“Башкортостан” дәүләт концерт залы бәйрәм җырларына, балаларның шат көлү авазларына күмелгән. Төрле әкият геройлары нәниләр белән бергәләп чыршы тирәли әйләнә, уеннар уйный, җырлый-бии. Республикабызның барлык районнарыннан җыелган иң сәләтле балаларны популяр мультфильм геройлары – Барбоскиннар, Фиксиклар, Миньоннар сәламләгәннән соң, һәммәсе бергәләп Кыш бабайны чакыралар. Ул озак көттерми килеп тә керә һәм балаларга тылсым бүләк итә башлый. Барысын да көлдерә, биетә, уйната, җырлата.
Чыршы янына җыелган балалар белән сөйләшеп алам. Благовар районының сәләтле кызлары Диана Мостафина, Гөлшат Садыйкова (9нчы сыйныф), Алия Шәфиева (6нчы сыйныф), төрле спорт ярышларында, олимпиадаларда катнашып, бирегә килү бәхетенә ирешкәннәр. Милли татар киемендә чыршы янында бөтерелеп йөргән малайны күреп калып, кайсы якныкы булуы хакында сорашам. Яңавыл шәһәреннән 8нче сыйныф укучысы Дамир Хәкимов булып чыкты ул. “Колорит” халык биюләре ансамбле биючесе, барлык чараларда актив, яхшы укучы малай икән үзе. “Яңа елдан ниләр көтәсең, Дамир?” дигән сорауга: “Долларның хакы төшүен!” — дип шаярып-елмаеп җаваплады да әкият геройлары янына ашыкты.
Бераздан тылсымлы әкиятнең менә-менә башланасы хакында Карсылудан хәбәр килде һәм балалар залга ашыкты.
Республика Башлыгы исеменнән балаларны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов сәламләде.
— Тиздән иң тылсымлы бәйрәм җитә. Шул уңайдан сезнең барыгызның да теләкләрегезнең тормышка ашуын телибез, — диде Салават Тәлгать улы. — Бирегә матур уңышларга ирешкән талантлы балалар җыелган. Бүгенге уңышларыгыз сезгә киләчәктә алдынгыларның алдынгысы булырга этәргеч бирсен. Ышаныгыз, үскән саен Кыш бабайның барлыгына ышана барачаксыз. Чөнки дөньяда могҗиза бар ул. Яңа ел белән, ак юл сезгә, дуслар!
Менә көткән тамаша башланды. Үтеп барган 2015 ел Әдәбият елы булу уңаеннан ул тылсымлы әкият китабына багышланды. Кыш бабай оныгы Карсылуга бүләк иткән искиткеч китапны явызлар бутап бетергән булып чыкты. Балалар, Кыш бабай, Карсылу һәм башка әкият геройлары белән төрле сынаулар һәм маҗаралар аша үтеп, аны тәртипкә китерергә ярдәм итте. Нәтиҗәдә, изгелек җиңде һәм барысы да шатланып кул чапты.
Соңыннан нәниләргә бүләкләр, күчтәнәчләр таратылды.