+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 гыйнвар 2016, 02:00

Игътибар: фотоконкурс! “Йорт-илем — Башкортстан”

Хәбәр ителүенчә, 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенрусия авыл хуҗалыгы милкен исәпкә алу үткәрелә.

Мөһим кампания уңаеннан, “Кызыл таң” гәзите “Башкортостанстат” белән берлектә әлеге чараның әһәмиятен күтәрү максатында фотоконкурс игълан итә. Республиканың аграр тармагындагы казанышлар, авыл тормышындагы уңай үзгәрешләр, крестьян ихаталарының иминлеге, авыл һөнәр ияләре образлары сез тәкъдим иткән фотоларның “үзәге”ндә булырга тиеш.

Конкурс 2016 елның 1 гыйнварыннан башланды, әлеге кампания тәмамлангач, көз айларында аңа йомгак ясалачак. Бәйгедә республикада яшәүче һәвәскәр һәм һөнәри фотохәбәрчеләр, фото­сөючеләр катнаша ала.

Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр һәм дипломнар көтә. Көзге муллык, авыл табигатенең матурлыгы сезнең фотоларда чагылыш табар дип ышанабыз. Материалларны “Йорт-илем — Башкортстан” конкурсына дип җибәрегез. Фотоларның иң уңышлылары даими рәвештә “Кызыл таң” битләрендә дөнья күрәчәк.
Читайте нас: