Чара илнең алты шәһәрендә — Уфада, Ярославльдә, Казанда, Дондагы Ростовта, Симферопольдә, Мәскәүдә узачак. Өч көн дәвамында тамашачы бушлай нәфис һәм документаль фильмнар карый һәм алар буенча фикер алышуларда катнаша алачак. Кинофорум Бөек Ватан сугышы елларында 218 яһүдине фашистлардан коткарган башкортстанлы Николай Киселевка багышлана. Чара герой хакындагы “Список Киселева” фильмы белән башланса (режиссеры — Юрий Малюгин), калган 17 картина да халыкара татулыкны, милләтләр бердәмлеген ныгытуны нигез итеп алган. Форум кысаларында Сарфраз Алам һәм Артем Темников белән очрашулар, Николай Киселевның туган ягына (Благовещен районы, Богородское авылы) сәяхәт кылу, “No comment” фильмы буенча фикер алышу (режиссер Артем Темников) каралган.