Рәүдәт Хөрмәтуллин – Дүртөйле мәгълүмат-консультация үзәге директоры. Авыл хуҗалыгында 40 ел намуслы хезмәт салган кеше. “Юбилеем билгеләнгәндә “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен алу минем өчен икеләтә куаныч”, – диде ул.
Бүләкләнүчеләр арасында 1986 елдан алып Нариман Сабитов исемендәге музыка мәктәбендә хезмәт салучы Дилара Нурисламова да бар. Ә менә бүләкләү өчен “Өмет” гәзитеннән компьютер версткасы инженеры Халисә Хәйретдинова, “Йәншишмә” гәзитеннән Юлдаш Әхтәмов, Нефтекамада чыгучы “Чолман” гәзите хәбәрчесе Энна Губаева исемнәре яңгырагач, коллегаларыбыз өчен аеруча горурлык кичердек. Аларның һәркайсы – шулай ук матбугат басмаларында күп хезмәт салган, лаеклы кешеләр.