+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 сентябрь 2016, 21:00

Ике сөенеч берьюлы килде!

Караидел районында яңа муниципаль комплекс ачылды.Бу көнне Яңа Муллакай авылында күптән көткәннәр иде. Һәм менә, ниһаять, ул көн килде – 1нче сентябрь авыл халкы өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде. Бу көнне биредә бер түбә астында 60 урынга мәктәп һәм 25 урынлык балалар бакчасы файдалануга тапшырылды.

Әйтергә кирәк, муниципаль мәгариф челтәрен оптимальләштерү – укучылар саны кимегән шартларда ресурс­ларны нәтиҗә­лерәк файдалануның бер юлы, шуңа да республикада әлегедәй комплекслар төзү тәҗрибәсе киң таралды. Мәктәп булса, авыл да яши, ә андый авылларда сабыйлар да туып тора, яңа эш урыннары да булдырыла. Яңа Муллакай авылы биләмәсе районда нәкъ шундыйлардан исәпләнә, чөнки монда малтабарлык үсеш ала, яңа эш урыннары булдырыла, дөньяга балалар аваз сала, димәк, яңа мәгариф учреждениесенә ихтыяҗ кимеми.

Яңа Муллакай мәктәбе 1964 елда төзелгән була. Ярты гасыр аз вакыт түгел, шуңа да мәктәп шактый таушалган иде. Шушы хәл-шартларны күз уңында тотып, былтыр аны сүтәргә һәм яңасын төзергә карар ителде. Төзе­леш тиз барды, чөнки андагы эш барышында заманча тех­нологияләр кулланылды, нә­тиҗәдә, уку йорты бүген барлык мәгариф стандартларына һәм та­ләп­ләренә җавап бирә. Алай гына да түгел, уку кабинетлары заманча корылмалар белән яхшы итеп җи­һаз­лан­ды­рылган, аның кайбер төр­лә­ре хәтта шәһәр мәктәпләрендә дә юк. Хәзер 1,5 мең квадрат метр мәйданлы һәм 90 миллион сумга төшкән зур, якты, уңайлы комплекста укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бөтен шартлар да ту­дырылган: иркен класслар, спорт залы, ашханә һәм башка хуҗалык бүлмәләре күзнең явын алып тора.

Яңамуллакайлыларның шатлыгын уртаклашырга бу көнне респуб­ликаның мәгариф министры урынбасары Айбулат Хаҗин, район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин һәм шушы төзелеш­не башкарып чыккан “Геострой” җәм­гыя­те­нең генеральный директоры Рөстәм Хаҗиев килгән­нәр иде. Аларны бәйрәмчә бизәл­гән бина янында мәктәп укучылары, аларның үзлә­рен­­нән дә ныграк шатланган ата-аналары, укытучылар коллективы каршы алды.

– Бүген авыл халкы, аның төрле буын вәкилләре берьюлы ике бәйрәм тантанасын билгели, – диде район хакимияте башлыгы Илдар Вил улы. – Шушы уңайдан укытучылар коллективын, укучыларны һәм аларның әти-әни­ләрен ихлас котлыйсым килә. Шушындый комплекслар ки­ләчәктә мәк­тәпкәчә һәм башлангыч белем би­рү мәгариф програм­малары­ның бурыч һәм максатлары күчә­килү­чән­леген гамәлгә ашырырга мөм­кинлек бирәчәк, дип уйлыйм. Ул, шулай ук, берләште­релгән мәгариф учреждениелә­ренең интеллектуаль һәм матди-техник ре­сурсларын файда­ла­нуның нә­тиҗәлелеген арттырачак.

Әйтергә кирәк, бу төзе­леш­кә “Геострой” җәмгыятенең төзүче­ләр бригадасы кул һәм акыл көчен генә түгел, күңел җылысын да салган. Аның генеральный директоры Рөс­тәм Дарик улы педагогларга һәм балаларга котлау сүзләрен җиткер­де, аларны төзү­челәр хезмәтен тиешле бәһа­ләр­гә, белем учагының кадерен бе­лергә, аңа сакчыл карашта булырга чакырды.

Мәктәпнең символик ачкычын аның директоры Олег Лаптевка тантаналы рәвештә тапшырганнан соң, кунаклар һәм балалар, ата-аналар мәктәпкә үтте, андагы искиткеч уңайлы шартларны кү­реп куанды. Бу көнне яңа мәктәп коридорларында яңгыраган беренче кыңгырау чыңнары укучыларны белем дөньясына чакырды.
Читайте нас