Сергей Рыбкин төбәк Башлыгына Уфада Кытай Халык Республикасының Харбин төбәк таможнясы вәкилләре белән очрашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде.
— Уфага берлектәге хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерү өчен Харбин төбәк таможнясы җитәкчеләре килде. Алар белән декларацияләрне намуссыз һәм сыйфатсыз тутыру очракларына бәйле мәсьәләләрне тикшерәбез, — диде Сергей Рыбкин.
Ул, шулай ук, Башкортстан таможнясы базасында документлар тутыруны гадиләштерү һәм электрон транзит буенча эксперимент үткәрелүе турында хәбәр итте. Бу төбәкләргә йөкләрне илтеп җиткерү һәм аларга документ тутыру вакытын бермә-бер кыскартырга тиеш. Моннан тыш, Идел буе федераль округында бердәнбер булган Уфадагы Электрон декларацияләү үзәгенең эше дә яхшы бәяләнә.
— Безнең эшкуарларның белдерүләреннән чыгып, шуны әйтә алам: ниндидер сәбәп белән безнең таможня беркайчан да аларның эшлеклелеге активлыгына административ йогынты ясамый. Гомумән, соңгы елларда барлык өлкәләрдә дә бюрократик киртәләрне җимерү бара. Һәм мин таможняда барган эксперимент та безнең бизнес, сәнәгатьчеләр, эшкуарлар, җитештерүчеләр өчен фәкать уңай яктан билгеләнер, дип ышанам. Бу — иң мөһиме, — диде, үз чиратында, Рөстәм Хәмитов.
Идел буе таможня идарәсе җитәкчесе, шулай ук, республикада Кытай инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итүче эшче төркем булдырылуын уңай бәяләде.
— Бүген Кытай ягы тарафыннан Идел буе федераль округында 104 инвестиция проектын тормышка ашыру мәсьәләсе карала. Шул исәптән, Башкортстанда 20 проектны гамәлгә кую күзаллана. Әгәр дә бу турыда тиешле карарлар кабул ителә икән, бу өлкәдә дә проблемалар булмаячак, — диде Сергей Рыбкин.