– Бүген биредә үз эшенең осталары, белемле белгечләр, җаваплылыкны үз өстенә ала торган шәхесләр җыелган. Бер сүз белән әйткәндә, сез – республиканың алтын фонды! – диде ул. – Һәркем үз өлкәсендә фидакарь хезмәт сала һәм уңышка ирешү юлларын эше белән күрсәтә.
Дәүләт бүләкләре муниципаль хезмәт, авыл һәм коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, шәһәр төзелеше, транспорт, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә хезмәт салучыларга тапшырылды.