Яңа рәиснең депутат булып эшләү тәҗрибәсе бар — ул 2008-12 елларда икенче чакырылыш Уфа шәһәр Советы составында булган иде.
Әлеге вакытта Валерий Трофимов — “Энергоинжиниринг” җәмгыяте директоры. Аңа шәһәр Советы рәисе һәм депутаты вазыйфаларын башкарган өчен хезмәт хакы түләнми. Уфа — Русиядәге миллионлы шәһәрләр арасында муниципаль депутатлар түләүсез эшләгән бердәнбер шәһәр.
Валерий Трофимов 1959 елның 6 сентябрендә туган. 1981 елда Уфа авиация институтын тәмамлаган. Шул ук елдан В. И. Ленин исемендәге Уфа приборлар җитештерү заводында инженер-конструктор булып эшли. 1986 елдан “Электроаппарат” заводында төрле вазыйфалар башкара, арытаба озак еллар аңа җитәкчелек итә. 2000 елда ул машина төзүне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен Башкортстанның Сәнәгать сәясәте буенча дәүләт комитетының мактау грамотасы белән бүләкләнә, шулай ук, “Русия профессионалы” медале белән билгеләнә.