+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 октябрь 2016, 02:00

Чәчәннәр ярышты

Уфада Бөтенрусия чәчәннәр фестивале узды. Чара тантаналы рәвештә Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының Концерт залында ачылды. Әлеге проект Башкортстан Башлыгы гранты исәбенә оештырылды.

Фестивальгә Алтай, Дагстан, Калмыкия, Карелия, Кемерово өлкәсе, Саха (Якутия), Тывадан, Казахстан, Кыргызстаннан 60тан артык конкурсант килде. Башкортстан исеменнән Уфа, Ишембай, Сибай шәһәрләреннән, Салават, Бөрҗән, Баймак, Әбҗәлил, Учалы, Хәйбулла, Гафури, Әлшәй районнарыннан чәчәннәр чыгыш ясады.

Бәйрәмгә җыелучыларны Дәүләт Русия халык иҗаты йорты директоры урынбасары Ирина Козлова, Республика халык иҗаты үзәге генеральный директоры Байрас Ишбирдин, Башкортстан чәчәннәр үзәге директоры Нәфисә Тулыбаева сәламләде.

Жюри составында, аерым алганда, Кыргызстаннан “Айгине” мәдәни-тикшеренү үзәге директоры, филология фәннәре докторы Гөлнара Айтпаева; Леонид Собинов исемендәге Саратов дәүләт консерваториясе доценты, Русия Фәннәр академиясе профессоры, Русиянең халык артисты Елена Сапогова; шагыйрь, язучы, халык авыз иҗаты белгече, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Иван Карпухин бар иде. Жюрига башкорт галиме, фольклорчы, филология фәннәре докторы, профессор, Русия Гуманитар фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы Әхмәт Сөләйманов рәислек итте.

Конкурс тыңлауларында “Заятүләк белән Сусылу”, “Урал батыр”, “Алып-Манаш”, “Чон казат”, “Кюн Ньюргун”, “Канкыс” һәм башкалар — төрле халыкның күңел түрендә йөрткән кобаерлары, эпик җырлары, әйтемнәре яңгырады. Әйткәндәй, фестиваль кысаларында Уфа дәүләт сәнгать институтында балалар рәсемнәре, хатын-кыз бизәнү әйберләре, халык уен кораллары күргәзмәләре оештырылган иде.

Беренче көн тулысынча конкурс тыңлаулары белән узса, икенче көнне чара кунаклары Уфаның истәлекле урыннары белән танышты. Кич Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында “Ачык тирмә” дигән интерактив мәйданчыклар эшләде һәм фестиваль шунда ук Гала-концерт белән тантаналы рәвештә ябылды.

Бөтенрусия чәчәннәр фестиваленең төп бүләген Гафури районыннан Илһам Байбулдин алды. Калмыкиядән — Батр Манджиев, Кемерово өлкәсеннән — Аясма Тулуш, Кыргызстаннан — Доолотбек Сыдыков, Якутиядән — Зоя Стрекаловская, Архангельск шәһәреннән — Софья Брусникина, Дагстаннан — Алибей Романов, Уфадан Розалия Солтангәрәева һәм Сибайдан Асия Гайнуллина лауреатлар булды.
Читайте нас: