Фестиваль Уфада өч көн дәвамында барды. Анда төрле илләрдән һәм Русия төбәкләреннән 24 картина катнашты. Конкурс эшләре өч номинациядә (тулы һәм кыска метражлы уен һәм документаль фильмнар) бәяләнде.
“Көмеш Акбузат” “Башкортостан” дәүләт концерт залында ачылды. Әлбәттә инде, кинофестивальләргә хас булганча, кунаклар һәм кинофорум йолдызлары кызыл келәмнән узды. Тантаналы кичәне билгеле кино һәм театр артискасы Ольга Кабо (Мәскәү), диктор Таһир Вахитов белән җырчы Артур Әмиров алып бардылар. Республика җитәкчелеге исеменнән кунакларны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов сәламләде. Салават Сәгыйтов белән Ольга Кабо кинематографистлар традициясеннән читкә тайпылмады — кинофестивальне хлопушка белән ачтылар.
Чараны ачу тантанасында ук конкурс эшләре белән өлешчә танышып булды. Аларның өзекләреннән тезмә төшерелгән иде. Шулай ук, ачу тантанасында жюри әгъзалары һәм конкурс фильмнары белән таныштык. Әйткәндәй, быел сайлау турына төрле илләрдән 268 фильм җибәрелгән. Шулардан, алда атап үтелгәнчә, 24 фильм сайлап алынган. Фестиваль көннәрендә бу картиналарны тамашачылар Уфаның “Родина” кинотеатрында бушлай карады. Конкурстан тыш караулар да булды (башкорт киносы көне һәм Русия төбәкләренең иң яхшы дип саналган фильмнарын күрсәтү). Фестиваль кысаларында дебютантлар чыгышы, осталык дәресләре, лекция һәм семинарлар узды.
Быел фестивальнең бюджеты узган еллардагыдан кимрәк. 2014 елда аны үткәрү өчен — 10, былтыр — 9, быел 4,5 миллион сум акча бүленгән.
“Көмеш Акбузат”ны тантаналы рәвештә ябу алдыннан жюри әгъзалары һәм фестивальне оештыручылар “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына матбугат конференциясенә җыелды. Анда сүз, әлбәттә, фестиваль, аның әһәмияте, аны сакларга һәм үстерергә кирәклеге хакында барды.
Кино белгече, тәнкыйтьче һәм режиссер, жюри рәисе Иван Форгач (Венгрия) оештыручылар хезмәтен югары бәяләде һәм киләчәктә аның тагын да популярлашып китүен юрады. Быелгы фестивальдә жюри рәисе шедевр булырлык картинаның булмавын билгеләде.
— Бу фестивальнең максаты түгел! — диде ул. — Барлык картиналар да бик кызыклы, алар буенча төрле төбәкләр хакында мәгълүмат алып була. Картиналарның күбесе күңелсез темаларга булуы да кисәтү буларак яңгырарга тиеш. Җир шарында күп кеше хәерчелектә, бәхетсез яши, әмма бәхетле тормышка һәркем лаек. Кинематографистлар бу очракта, кешелек проблемаларын җиткереп, илче буларак чыгыш ясый.
Кинотәнкыйтьче Сергей Анашкин фестивальнең үз йөзе булуын, кино төшерүчеләр өчен үз эшләрен башка төбәкләрдә төшерелгән картиналар белән чагыштыру мөмкинлеге булуын билгеләде. Ә Үзбәкстаннан килгән кинорежиссер Йосып Разыйков җиңү яуламаган конкурсантларны төшенкелеккә бирелмәскә чакырды.
— Теләсә нинди фестивальнең бүләкләре дә — ул аерым жюри әгъзалары аерым вакытта чыгарган нәтиҗә генә. Иң мөһиме — синең картинаңны карыйлар, синең стилең, уй-фикерләрең белән танышалар, — диде ул.
Таҗикстанның халык артисты Дәүләт Худоназаров фестивальгә ярдәм итү юлларын эзләргә чакырды.
Җанлы сөйләшүдән соң “Башкортостан” дәүләт концерт залында фестивальгә йомгак ясау тантанасы узды. Аны Русия актеры Артем Михалков белән Милли яшьләр театры актрисасы Гөлшат Гайсина алып бардылар.
Төп бүләк Гран-при Абу Шахед Эмонның “История Джалала” тулы метражлы уен фильмы өчен Бангладешка китте.
Иң яхшы документаль фильм герое өчен приз һәм мәдәният министры бүләге “Песнь души” фильмын тәкъдим иткән Уфа режиссеры Радик Килмәмәтовка тапшырылды. Фильм герое — 88 яшьлек сукыр җырчы Абдулла Солтанов — сәхнәдән башкорт халык җырын башкарды.
Документаль кинода иң яхшы режиссура өчен Кыргызстаннан Аманбек Ажымат төшергән “Физрук, золото и река” фильмы бүләкләнде.
Иң яхшы оператор эше дип Саха-Якутиядән Михаил Барынинның “24 снега” фильмы танылды. Бу тасма һәм Әфганстаннан “Мать Мария” фильмы (режиссеры — Садам Вахиди) “Тамашачы сөюе” бүләген яуладылар.
Кыска метражлы уен киносында иң яхшы сценарий өчен — “Пилорама” (Дамир Йосыпов), иң яхшы режиссер эше өчен — “Хлопнул дверью и ушел” (Салават Юзеев, Татарстан), иң яхшы оператор эше өчен “Мать Мария” фильмнары бүләкләнде.
Тулы метражлы уен фильмнары арасында өч җиңүче билгеләнде. Алар — Эдуард Мельниковның “Золотая рыбка” (оператор эше), Мехди Джафариның “Белуга” (сценарий), Юрий Фетингның “Небесный верблюд” фильмнары (режиссура).
Башкортстан кинематографистлары берлеге Гыйльван Әмиров исемендәге бүләкне оператор Тимур Ганиевка (Башкортстан) “Пилорама” фильмы өчен тапшырды. Әмир Абдразаков исемендәге “Милли рух өчен” дип аталган бүләк “Кунанбай” фильмы өчен Досхан Жолжаксыновка (Казахстан) бирелде.
Русияле Максим Кобзевның “Монолог ополченца” һәм монголияле Эрдэнэцэцэг Базаррагааның “Мать” фильмнары махсус бүләкләр белән билгеләнде.
Быелга “Акбузат” безнең белән хушлашты. Киләсе елда да ул Уфаны үз итәр, дигән өметтә калабыз.