— Михаил Закомалдин — ил күләмендә Эчке эшләр министрлыкларының иң яхшы җитәкчеләренең берсе иде. Аның ведомствосының күрсәткечләре һәрвакыт яхшы булды. Ул республикадагы хәлне яхшы белә, чөнки Эчке эшләр министрлыгы барлык өлкәләрдәге хәлне дә мониторинглый. Аңа яңа вазыйфада уңышлар телик, — диде Михаил Бабич.
Чарада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та катнашты. Ул Михаил Закомалдинның элекке хезмәтенә югары бәя бирде.
Бу көнне Михаил Бабич “Башнефть-Новойл” предприятиесендә булды, Идел буе мөселманнарының диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашты һәм Урыс православие чиркәвенең Башкортстан митрополиясе идарәсенең яңа бинасын карады.