+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 ноябрь 2016, 21:00

Яңа идарә оештырылды

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов указы белән Башкортстанның Мәдәни мирас объектларын саклау буенча идарә булдырылды. Идарә “Русия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында” Федераль законга һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга ярашлы һәм республиканың башкарма власть органнары структураларын камилләштерү максатында оештырылды.

Документка ярашлы, Мәдәният министрлыгының мәдәни мирас объектларын саклау, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт саклавы өлешендәге функцияләре яңа ведомствога тапшырылачак.

Республика Башлыгының икенче указы белән Мәдәни мирас объектларын саклау буенча идарә начальнигы итеп Илһам Фаткуллин тәгаенләнде.

Илһам Зөфәр улы Фаткуллин 1981 елның 7 февралендә Чишмә районының Иске Ябалаклы авылында туган. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган. Тарих фәннәре кандидаты.

Хезмәт эшчәнлеген 1998 елда “Башкортостан” дәүләт телерадио компаниясендә студия редакторы булып башлый.

2005-06 елларда — Башкортстан дәүләт университетының Ватан тарихы кафедрасы ассистенты, 2006-08 елларда — Уфаның Орджоникидзе районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлегендә баш белгеч, 2008-09 елларда — шул ук хакимияттә территорияләр һәм җәмәгать үзидарәсе белән эшләү идарәсе начальнигы урынбасары, мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы, 2009 елда — шунда ук баш белгеч, 2009-10 елларда — Башкортстан Президенты Хакимиятенең эксперт-аналитика идарәсе бүлегенең әйдәүче консультанты, 2010-12 елларда — Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе, 2012 елдан бүгенге көнгә кадәр Хөкүмәт Аппаратында Социаль-гуманитар үсеш департаментының бүлек мөдире вазыйфаларында эшләде.
Читайте нас