Владимир Иванович Спеле 1969 елның 8 июнендә Уфада туган. Башкортстан дәүләт университетын, республика Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен, Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1992 елда “Күчемсез милек бюросы” җәмгыятендә башлый, анда ул юрист, юридик бүлек начальнигы вазыйфаларын башкара.
2001-06 елларда — Башкортстанның юстиция министры, 2006-13 елларда — республика Президенты Хакимиятенең Иҗтимагый хәвефсезлек буенча ведомствоара советының Аппарат җитәкчесе, 2013 елда шунда ук секретарь һәм җитәкче, 2013 елдан бүгенге көнгә кадәр шул ук Аппаратның җитәкчесе булып эшләде.