Владимир Александрович Нагорный 1957 елның 30 июнендә Әлшәй районының Раевка поселогында туган. 1983 елда “Икътисад һәм нефть-газ сәнәгатен оештыру” белгечлеге буенча Уфа нефть институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1978 елда Сәнәгать төзелеше фәнни-тикшеренү институтында өлкән техник булып башлый, арытаба инженер, сектор мөдире, бүлек мөдире урынбасары, бүлек мөдире вазыйфаларын башкара.
1986-91 елларда — КПССның Орджоникидзе район комитетында инструктор, бүлек мөдире урынбасары, “Башнефтезаводстрой” проект-төзелеш берләшмәсендә партия комитеты секретаре урынбасары, партия комитеты секретаре, 1991-99 елларда — шул ук җәмгыятьнең 3нче төзелеш-сәнәгать комбинатында бүлек начальнигы, начальникның икътисад буенча урынбасары, генеральный директорның икътисад буенча урынбасары була.
1999-2004 елларда — депутатларның Орджоникидзе районы Советы рәисе урынбасары, 2004-05 елларда — Уфа шәһәр Советы секретариатының оештыру бүлеге мөдире, шәһәр Советы секретаре, 2006-08 елларда — “Уралторгсервис” җәмгыятендә директор урынбасары, директор, 2008-10 елларда — Уфа шәһәре Орджоникидзе районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары, 2010-11 елларда — Уфа шәһәре Киров районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары, 2011-14 елларда — Уфа шәһәре Ленин районы хакимияте башлыгы, 2014 елда — Башкортстан Президентының Территорияләр һәм кадрлар сәясәте идарәсе начальнигы, 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларында эшләде.
“Башкортстанның атказанган төзүчесе” дигән исемгә ия.