+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 декабрь 2016, 02:00

“Ел журналисты” ачыкланачак

Уфада ел саен үткәрелә торган “Матбугат балы”нда республика киңкүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы журналистлары бүләкләнәчәк.

Гадәт буенча, яңа ел алды чарасына федераль, республика, район киңкүләм мәгълүмат чаралары, корпоратив басма вәкилләре, төбәктәге министрлыклар, ведомстволар, әйдәүче предприятие һәм компанияләрнең матбугат хезмәте хезмәткәрләре чакырыла.

Номинацияләр буенча кандидатлар күрсәтү принцибы быел да саклана. Төп тематик номинацияләргә (“Икътисад һәм финанслар”, “Сәясәт һәм җәмгыять”, “Мәдәният һәм сәнгать”, “Социаль яклау”, “Мәгариф”, “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше”, “Сәламәтлек һәм экология”, “Сәнәгать һәм инвестицияләр”, “Кече ватаным”) дәгъва итүчеләрне җитәкчеләр һәм республиканың профильле министрлык һәм ведомстволарының матбугат хезмәтләре тәкъдим итәчәк. “Предприятиенең иң яхшы матбугат хезмәте”, “Министрлык һәм ведомстволарның иң яхшы матбугат хезмәте”, “Иң яхшы корпоратив басма”, “Социаль челтәрләрдә иң яхшы сәхифә” исеменә номинантларны — Экспертлар советы, ә “Ел журналисты” исеменә номинантларны республика киңкүләм мәгълүмат чаралары үз хезмәткәрләре арасыннан күрсәтә.

“Ел журналисты” номинациясендә җиңүчеләр, шулай ук “Социаль челтәрләрдә иң яхшы сәхифә”, “Предприятиенең иң яхшы матбугат хезмәте”, “Министрлык һәм ведомстволарның иң яхшы матбугат хезмәте”, “Мәгълүмати яктан иң ачык компания”, “Иң яхшы корпоратив басма” номинацияләрендә кандидатлар 1-8 декабрьдә vote.imkufa.ru сайтында медиаөлкә хезмәткәрләре арасында онлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнә.

Онлайн тавыш бирү барышында “Ел журналисты” исеменә дәгъва итүче өч кеше (иң күп тавыш җыйган кандидатлар) билгеләнәчәк. Алар арасыннан җиңүчене фикер алышу һәм тавыш бирү юлы белән Экспертлар советы сайлаячак. Җиңүчеләрнең исеме 15 декабрьдә игълан ителә.

“Матбугат бал”ы дистә елдан артык үткәрелеп килә. Шушы чорда ул журналистлар берләшмәләре чарасы гына булудан узды. Быел журналистларга чагу бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә “БЭСК” ачык акционерлар җәмгыяте ярдәм күрсәтә.
Читайте нас: