Шушы вакыт эчендә басмабыз республика, төбәкара һәм илкүләм дәрәҗәдәге бик күп мәртәбәле конкурсларның да җиңүчесе булды. Шуларның иң мөһимнәреннән берсе — 2013 елда “Кызыл таң” гәзите редакциясе, “Күпмилләтле Русия” Бөтенрусия конкурсында җиңү яулап, Гран-при бүләгенә — автомобильгә лаек булды. Шушы ук чорда “Кызыл таң” гәзите тарихында тәү тапкыр аның кыскача энциклопедиясе эшләнеп, нәшер ителүен, фотоальбомы дөнья күрүен, аңа багышланган кандидатлык диссертациясе яклануын да мөһим казанышлардан санарга кирәк.
Кыскасы, гәзитебез һәм нәшриятыбыз басмалары заман белән бергә атлый һәм милләттәшләребезнең, республика халыкларының рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә мөкатдәс өлеш кертә. Бу җәһәттән алда торган юбилейларны һәм шушы рәвешле истәлекле даталарны тагы да югарырак казанышлар, ачышлар белән каршы алырга язсын дигән теләктә калыйк!