+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
22 декабрь 2016, 02:00

Иминлек сагында уяу торасыз!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Иминлек органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты.

— Тыныч тормышта да, сугыш елларында да сезнең хезмәт Ватаныбызның тышкы һәм эчке иминлеген саклауда аерым урын алып торды, — диде республика җитәкчесе. — Сез “дәүләт хәвефсезлеге” төшенчәсен берләштерүче җаваплы бурычларны хәл итү өчен җавап бирәсез. Террорчылыкка каршы тору, чит илләрнең махсус хезмәтләренең күзәтчелек акцияләрен кисәтү, коррупциягә, наркобизнес, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшнең уңышы сезнең компетентлыктан тора.

Төбәк Башлыгы махсус хезмәт алдында торган төп бурычларны билгеләде. Алар арасында икътисад һәм сәнәгать хәвефсезлеге, кибер хәвефкә каршы тору, икътисади җинаять белән көрәш.

Рөстәм Хәмитов агымдагы елда сайлау кампаниясе барышында Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең уңышлы эшен билгеләде.

— Быел сезнең хезмәт халыкара экстремистлык структураларына караган төркемнәрне юкка чыгару буенча эшне уңышлы дәвам итте, — диде Башкортстан Башлыгы. — Власть органнары хәлне урыннарда, шул исәптән гражданнар катнашлыгы белән даими контрольдә тота. Без халык белән, аеруча ихтимал булган терорчылык акты, экстремистлык хәвефе һәм аларны кисәтү турында мәгълүмат җиткерүдә үзара бәйләнешне ныгытуга зур игътибар бирәбез.

Республика җитәкчесе идарәнең аерым уңышларга ирешкән хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды һәм яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

— Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе — Русиядә яхшылар исәбендә. Сез югары нәтиҗәләргә ирешүегез һәм алга куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәвегез белән аерылып торасыз, — диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: