+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 декабрь 2016, 02:00

Казаннан җиңеп кайттылар!

“Милли хәзинә” конкурс-фестивалендә БДПУ студентлары зур казанышларга иреште.Аны Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстанның югары уку йортлары ректорлар советы оештырды.

Фестивальдә Идел буе федераль округының 37 уку йортыннан 200дән артык студент, коллективлар һәм аерым башкаручылар көч сынашкан. Конкурс-фестиваль­нең географиясе киң. Быел Татарстан, Башкорстан, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия, Дагстаннан, шулай ук Киров, Самара, Саратов, Төмән, Ырынбур, Чиләбе һәм Пенза өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан катнашучылар булган.

Фестиваль тантаналы рәвештә ачылганнан соң, иң яхшы иҗади чыгышларны сайлап алу этабы үткән. Чыгышларда һәм конкурс эшләрендә Идел буе тер­риториясендә яшәүче халыкларның авыз иҗатын чагылдыру төп таләп итеп куелган. Әлеге бәйге быел җиденче тапкыр оештырылган. Максаты — төр­ле милләт һәм дин вәкиле булган яшьләр арасында дуслык, бердәмлекне ныгыту, Ватанга, халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

Конкурс-фестивальнең гала-концерты Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институтында узган. Конкурста Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укучы студентлар да катнашкан һәм җиңүләр яулаган. Зөлфирә Сөнәгатуллина “Нәфис сүз-Соло” номина­циясендә — беренче, халык җырын башкарып өченче урын алган. Университетның “Сәйләннәр” коллективы “Нәфис сүз – Коллектив” номинациясендә җиңгән. Театраль тамаша күрсәтеп, икенче дәрәҗә дипломга ия булганнар.

Милләтара, динара дуслык, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен үстерү бурычын үз өстенә алган әлеге чара елдан-ел популярлаша, катнашучы студентларның, югары уку йортларының саны артканнан- арта бара, ди оештыручылар.

— “Милли хәзинә”дә икенче тапкыр катнашабыз, — диләр татар бүлегенең III курс студентлары Алия Шакирҗанова белән Лилия Фазлыева. — 2012 елда безнекеләр Гран-при алган иде, быел да сынатмадык. Ун кеше бардык — сигез катнашучы, укытучыбыз Алина Хөсәенова һәм аппаратура белгече. Оештыру дәрәҗәсе бик ошады. Күп дуслар таптык. Ә кайту белән ректорыбыз Раил Әсәдуллин коллективны тәбрикләде. Ул мондый уңышларны һичкайчан игътибарсыз калдырмый.

Кызлар тәэссоратлары белән уртаклашып кына калмады, кызыклы вакыйгалар белән кайнап яшәгән татар бүлегенә укырга керергә чакырды.

— Бездә шундый кү­ңелле! Бихисап чараларда, конкурсларда, фестиваль­ләрдә катнашырга, төрле яклап үсәргә һәм үзеңне күрсәтергә мөмкинлек бар. Аннары, татар бүлегендә ачык профиль эшли, үзеңә якын белгечлек буенча өстәмә белем алып була. Мин, мәсәлән, инглиз телен өйрәнәм, — диде кызларның берсе.
Ә без аларга яхшы уку, яңадан-яңа җиңүләр теләдек.
Читайте нас: