Фәрхәд Самедов 1959 елның 23 апрелендә Грузия ССРының Гардабани шәһәрендә туган. В. Куйбышев исемендәге Мәскәү инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. Ул — техник фәннәр кандидаты.
Фәрхәд Самедов хезмәт эшчәнлеген 1982 елда Әзербайҗан ССРы Сәнәгать һәм төзелеш министрлыгы трестында инженер вазыйфасында башлый. В. Кучеренко исемендәге Төзелеш конструкцияләре фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 2004-05 елларда — “Каустик” предприятиесе, 2005-07 елларда “Сода” предприятиесе генеральный директоры вазыйфасын башкара. 2008-09 елларда — “Башхим” акционерлар җәмгыяте генеральный директорының, 2010-12 елларда — “Башнефть” предприятиесенең Директорлар советы рәисе киңәшчесе. 2012-15 елларда “Башнефть” предприятиесенең нефть химиясе департаменты директоры, 2016 елда “Берләштерелгән нефть-химия компаниясе” акционерлар җәмгыяте президенты булган.
“Русия Федерациясенең мактаулы химигы” дигән мактаулы исемгә ия.