+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
1 март 2017, 13:28

Челтәрләр күргәзмәсе ачыла

Халыкара хатын-кызлар көнен каршылап, Башкортстанның Милли музеенда “Истәлекләр челтәре” дигән үзенчәлекле күргәзмә ачылачак.Бу — музейның челтәр бәйләү осталыгына багышланган беренче проекты. Күргәзмә челтәр бәйләү тарихына гына кайтып калмый, бу һөнәрнең республикада бүгенге көндәге торышы хакында да сөйләячәк.

Халыкара хатын-кызлар көнен каршылап, Башкортстанның Милли музеенда “Истәлекләр челтәре” дигән үзенчәлекле күргәзмә ачылачак.

Бу — музейның челтәр бәйләү осталыгына багышланган беренче проекты. Күргәзмә челтәр бәйләү тарихына гына кайтып калмый, бу һөнәрнең республикада бүгенге көндәге торышы хакында да сөйләячәк.

Күргәзмәнең төп максаты — Русиядәге челтәр үрү-бәйләү сәнгате, аның соңгы 150 елдагы торышы, үсеше белән таныштыру. Биредә челтәр элементлары кулланып тегелгән киемнәр, көнкүреш җиһазлары (мендәр тышы, сөлге, ашъяулык, тәрәзә пәрдәсе һәм башкалар) карауга тәкъдим ителәчәк. Музей экспонатларыннан тыш, бүгенге оста кулларның да эшләрен күреп булачак. Барлыгы 200дән артык экспонат әзерләнгән.

Күргәзмә рәсми рәвештә 3 мартта 11.00 сәгатьтә ачылачак.
Айгөл Юлъякшина.
Читайте нас