Ата-аналар янә ут йота...
Уфада 12 яшьлек кыз балага һөҗүм итүдә гаепле булырга мөмкин ир заты кулга алынган. Ул баланың алтын алкасын салдырып алуы мөмкин. Шушы ук кешенең Совет районында бер хатынны талауда һәм башка шундый җинаять эшләрендә катнашы булуында шик бар. Хокук саклаучылар тикшеренү эшләре алып бара.