Казан шәһәренең Совет районы суды, кеше алдауда гаепләп, “Татфондбанк” идарәсенең элекке рәисе Роберт Мусинны кулга алган. Ул 16 апрельгә кадәр сак астында булачак, дип белдерелә.
Мусин үзенең гаебен танымый һәм сак астына алынуга кискен каршы чыга. “Мин беркемнән дә качарга җыенмыйм”, - ди ул.
Судта билгеле булуынча, Роберт Мусинның эшчәнлеге 3 миллиард сумнан артык югалтуга китергән.