Тиздән Мисыр белән Русия арасында һава юллары эшли башлаячак дип көтелә. Бу җәһәттән, ике ил арасында килешүгә кул куелачак һәм русиялеләрнең яраткан ял урыннарына юл ачылакчак.
Ике ил арасында һава юллары 2015 елның 31 октябрендә “Когалымавия” авиакомпаниясенең А321 самолеты һәлакәткә юлыкканнан соң туктатылган иде. Ул көнне Мисырдан Санкт-Петербургка очкан 217 пассажир һәлак булды.