Әлеге бәйгедә Журналистлар берлегенең төньяк иҗади берләшмәсенә караучы 11 редакция вәкилләре катнашты. Чара башында конкурсантларны Аскын район Советы секретаре Рима Нәбиуллина, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты” дәүләт унитар предприятиесе генеральный директоры Венера Хәкимова, Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков, журналистларның төньяк иҗат берләшмәсе рәисе Ирина Вәлиева сәламләделәр.
Бәйгедә катнашучы Алия Гыйльванова (Аскын), Фирдәвес Кадикова (Мишкә), Фируза Нигъмәтуллина (Краснокама), Лариса Фомичева (Агыйдел), Айгөл Шаһиева (Яңавыл), Зилә Әмирова (Нефтекама), Миләүшә Гыйльванова (Борай), Әлфия Сәлимгәрәева (Тәтешле), Рифинә Нигамәева (Балтач), Екатерина Кузьминых (Калтасы), Лилия Бәдретдинова (Караидел) үзләренең чын леди икәнлекләрен төрле биремнәр барышында раслады. Ә биремнәр җиңел түгел иде: беренчесе “Минем журналистлык асылым” дигән темага эссе иде, кызлар монда үзләре белән таныштырды, журналистикага ничек килүләре турында сөйләде.
Икенче бәйге сәхнә осталыгы буенча иде. Менә кайда яшеренеп ята икән чын талантлар, дип уйладык без кызларның искиткеч, кабатланмас номерларын карап.
“Журналистка барысы да килешә” дип аталган мода биремендә зал алкышлаудан туктап тормады. Фантазиягә бай халык буларак, журналистлар бу биремдә дә югалып калмады.
Чираттагы бирем кулинар осталыкка багышланды, чөнки конкурсанткаларыбыз, журналист булудан тыш, һәркайсы хуҗабикә, бала анасы. Алар жюрига һәм тамашачыларга үзләре яратып әзерли торган ризыкларны тәкъдим итте.
Ә инде өйгә бирелгән бирем — “Журналистның бер эш көне” дигән темага төшерелгән кыска метражлы фильм — безнең эшнең барлык кызыклы, күңелле, авыр, мәзәк мизгелләрен ачып бирде.
Әлбәттә, жюрига асыл затлар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңелдән булмады. Жюри әгъзалары үзләре дә моны кат-кат ассызыклады, чөнки бәйгедә катнашучыларның һәрберсе ким дигәндә гран-прига лаек иде. Шулай да, бәйге булгач, җиңүчеләр билгеләнде. Тәтешле районынна Әлфия Сәлимгәрәева— өченче, Краснокамадан Фируза Нигъмәтуллина икенче урынга чыкты. Беренче урын — Яңавыл чибәре Айгөл Шаһиевада. Ә Гран-прига һәм “ЛедиЖур” титулына Аскын сылуы Алия Гыйльванова лаек булды.
— Мин бу һөнәрдә очраклы түгел: дәү әнием 30 ел Кыйгы районы гәзитендә эшләде, әнием дә анда тир түкте. Шуңа да мин Аскын районына килен булып төшкәч, иң беренче редакциягә юнәлдем һәм биредә үземне таптым. Киң күңелле, оста җитәкчем Фәйрүзә Фаяз кызы һәм коллективым белән горурланам! — ди ул.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“ЛедиЖур-2011” Бөтенрусия бәйгесе җиңүче.