Рөстәм Зәки улы хатын-кызларның җәмгыятьтәге ролен, аларның гаиләне саклаудагы миссиясен билгеләп үтте һәм киләчәктә республикада гаиләне саклауны, ныгытуны, андагы проблемаларны хәл итүне максат итеп алган учреждение булдыру хакында фикер уртаклашырга чакырды, дәүләт структураларының, властьнең гаиләгә игътибар арттырырга тиешлеген ассызыклады.
Республикада яшь һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм программалары эшли, яңалары да уйлана. Соңгы карарлардан берсе — торак алуга чиратта торучы яшь гаиләләргә акчалата ярдәм итү. Бу бик авыр хәлдә калган гаиләләргә кагылачак, аларның саны республикада ике меңгә якын.
Уфаның 3нче балалар поликлиникасы табибәсе Әлфия Нургалиева ныклы гаиләнең нигезен сәламәт яшьләр тәшкил итүен билгеләде.
Балакатай районыннан килгән Альбина Вәлиева күпбалалы гаиләләргә кагылучы проблемаларны күтәрде, ташламаларның тигез бүленмәвен белдерде. Чыгыш ясаучыларның берничәсе дә проблемалары хакында борчылып сөйләде, казанышлары, җиңүләре белән уртаклашучылар да булды.
Рөстәм Зәки улы, һәрберсенә җавабын кайтарып, ахырда тагын бер тапкыр хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Әлбәттә, гүзәл затлар бәйрәм уңаеннан бүләккә чәчәк гөлләмәләре алды.