+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
8 март 2017, 08:23

“Шаяниум” шаяннарны һәм тапкырларны ачыклый

Башкалабызда шаяннар һәм тапкырларның “Шаяниум” ачык шәһәр конкурсы унбишенче тапкыр үтә. Аны Уфа шәһәре хакимиятенең Мәгариф идарәсе һәм Яшьләр эшләре буенча комитеты оештыра.

Конкурсның гомум темасы: «Тамыры нинди - җимеше шундый». Командалар үзенчәлекле сәхнә тамашалары: “Сәламләү” (5 минутка кадәр) һәм “Музакаль бирем” (7 минутка кадәр) тәкъдим итәчәк.
21 февральдән 6 мартка кадәр Уфаның барлык районнарында сайлап алу туры үтте, аларда гомуми белем бирү мәктәпләреннән 47 команда катнашты.
Конкурсның II этабы – ярымфинал, ул иртәгә сәгать 11дә В. М. Комаров исемендәге Балалар иҗаты сараенда үтәчәк. Бәйгенең бу туры уеннарында 23 команда катнашачак.
Ярымфиналда уңышлы чыгыш ясаган 15 команда 21 мартта конкурсның финалында көч сынашачак.
Читайте нас