+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 март 2017, 16:02

Ике тонна печән янып беткән

Башкортстанда ике тонна печән янып беткән.

Бу хакта хәбәр янгын сүндерү хезмәтенә иртәнге алтыда килә. Кыйгы районындагы Кургаш авылының Салават урамындагы шәхси хуҗалыкта печән кибәне дөрли. Вакыйга урынына ике МЧС техникасы һәм биш янгын сүндерүче килә. 20 минуттан утны сүндерүгә ирешәләр.
Үлүчеләр, каза күрүчеләр, утның таралу куркынычы юк. Печәнгә явыз ният белән ут төрткәннәр, дигән фараз бар.
Читайте нас: