+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 март 2017, 11:26

60 мең сум җилгә очкан!

Чиләбе өлкәсенең Кыштым шәһәрендә балалар балконнан гомум күләме 60 мең сум тәшкил иткән кәгазь акчаларга төрле рәсемнәр сызгалап ыргыткан.


7 мартта берәүләргә, кече яшьтәге балаларын ияртеп, кунаклар килә. Очрашуга иң шатланганы ике гаилә балалары булгандыр. Кунаклар кайтып киткәч, хуҗалар яшерен урыннан 60 мең сум акча югалганын абайлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Ачыклануынча, ике гаилә балалары "заначка"дагы биш меңлекләрне алалар да, аларга төрле рәсемнәр ясап, балконнан очырып уйныйлар. Туры мәгънәдә җилгә очкан акчаларны табып булмаган. Алты-сигез яшьлек сабыйлар аларны сызгалаган өчен каеш эләгүдән куркып ыргытуын әйткән.

Былтыр майда шушы ук шәһәрдә җиде яшьлек малай комодтан 400 мең сум акча таба һәм, бер меңен алып, тәм-томга туздыра. Аннар тагын ала һәм дусларына тарата, беразын, җәзадан куркып, сазлыкка батыра. Әнисе, өйгә кайткач, 230 мең сум акчасын таба алмаган. Берникадәресен аңа малаеның дусларының әти-әниләре кайтарып биргән.

Бу вакыйгалардан бер генә нәтиҗә ясап була: Кыштым халкы начар яшәми икән!
Читайте нас