+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 март 2017, 08:58

Марат Кәбиров: \"Очнулся - гипс!\"

Марат Кәбировны белмәгән кеше сирәктер. Әдәбиятның төрле жанрларында, шул исәптән, хикәя, роман, шигърият, фантастика, фэнтези, мистика, триллер, драма, юмор өлкәсендә эшләүче күпсанлы китаплар авторының үз тормышында да триллер булган, ахры.

Үзе әйтмешли, "упал, потерял сознание, очнулся - гипс", дигәндәй, бәйрәм көннәрен Марат әфәнде янә хастаханәдә үткәрергә мәҗбүр булган, дип яза “Матбугат.Ru”.

Ник "янә" икәнен язучы инстаграм битендә язып аңлаткан:

"Март бәйрәмнәре икенче ел инде постельдә үтә. Һәм икесендә дә бер маршрут буенча: сәхнә - ашыгыч ярдәм - хастаханә. Быел - Салават шәһәр больницасында (Башкортстан). Әйбәт дәвалыйлар. Савыгып киләм инде," - дип язган ул. Тизрәк савыгырга язсын, Марат әфәнде! Иҗатыңны сөючеләр дә, тамашачылар да синең өчен бердәй кайгыра. Хастаң үткенче булсын!
Читайте нас