+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 март 2017, 11:00

Шварценеггер янә властька омтыла

Актер һәм Калифорния штатының элекке губернаторы Арнольд Шварценеггер 2018 елда АКШ сенатына сайлауларда катнашырга җыена. Сайлау алдыннан барачак 16 айлык көрәш Арнольдка Трампның фикерләренә, позициясенә каршы ачыктан-ачык чыгыш ясарга мөмкинлек бирәчәк.


Билгеле булуынча, Президент сайлауларында Шварценеггер Огайо губернаторы Джон Кейсик кандидатурасы яклы иде. Аннары ул Дональд Трамп өчен тавыш бирүдән баш тартты. Ул сайлангач кына америкалыларны ил бөтенлеге хакына дуслашырга һәм берләшергә чакырды.

Трамп та бурычлы булып калмаган - Арни алып барган телепроектны түбән рейтингы өчен тәнкыйтьләгән. Шуннан соң Шварценеггер аңа урыннары белән алмашырга тәкъдим иткән.
Читайте нас