— Тикшерү бара, шуңа да әлегә бу хәлгә ниндидер бәя биреп булмый. Шуны гына билгеләргә телим: Илдар Финат улы - үз эшенең остасы. Эш дәверендә аңа инвестицияләр җәлеп итү буенча эшне көйләргә, икътисади блокның эшчәнлеген җайларга туры килде. Тикшерү бу эшкә объектив бәя бирер дип ышанабыз, — диде ул.
Башкортстан Прокуратурасы Русия Федераль иминлек хезмәте идарәсе тикшерү бүлегенең Илдар Хәсәновны кулга алу турында үтенечен канәгатьләндергән. Тикшерү фаразы буенча, чиновник бер коммерция фирмасыннан 1,8 миллион сум акча таләп иткән һәм аны алганда тотылган.