Республикада мондый җыен икенче тапкыр оештырылды. Беренчесе былтыр февральдә узды. Шушы вакыт эчендә Башкортстанның иң яхшы социаль проектларының интернет-каталогы булдырылды, Социаль эшкуарлар клубы төзелде.
Башкортстанда социаль эшкуарлыкны үстерүгә зур игътибар бирелә, дип белдерде чыгыш ясаучылар. Аның уңышлары федераль дәрәҗәдә билгеләнә. Әйтик, “Сочи-2017” инвестиция форумы кысаларында узган конкурста республика “Социаль өлкәнең инновацияләр үзәге эшчәнлеген оештыруның иң яхшы тәҗрибәсе” номинациясендә беренче урынны алды.
Идел буе федераль округындагы Стратегик башлангычлар агентлыгы вәкиллеге җитәкчесе Сергей Бочаров фикеренчә, әлеге форумда мөһим проектлар гамәлгә ашырылды.
— Башкортстан инвестицияләр җәлеп итү үсеше тизлеге буенча Русиянең иң яхшы егерме төбәге арасында. Бер ел эчендә бер төбәк тә бу дәрәҗәгә күтәрелә алмады. Сезнең республикада илнең иң яхшы белгечләре эшли, — диде Сергей Бочаров.
Чарада “Елның иң яхшы социаль проекты” республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Алар арасында Илеш районыннан Алина Яппарова да бар иде. Алина Фикус кызы — районда инвалидлар, балалар һәм пенсионерларны өйләренә барып хезмәтләндерүче шәхси эшкуар. Һөнәре буенча ул — шәфкать туташы. Хезмәт биографиясен Краснокама районында башлаган, Уфада чыныгу үткән.
— Аннары Илешкә кайтып, район үзәгендә махсус кабинет ачтым. Грант акчасына ул тиешенчә җиһазландырылды. Инвалидларга, балаларга, пенсионерларга өйләренә барып массаж ясыйм, магнит, ультратавыш, яктылык ярдәмендә дәвалыйм. Теләүчеләр кабинетка килеп дәвалана. Бер ел эчендә 2-3 мең кешегә ярдәмем тиде, көн дә 15ләп кешене хезмәтләндерәм, — ди Алина.
Әле ул эшчәнлеген киңәйтеп, косметология кабинеты ачу турында хыялланып йөри. Аның бөтен башлангычларында да ире Руслан — ышанычлы ярдәмчесе. Бу күркәм гаиләдә ике кыз — Русалина белән Аэлита үсеп килә. Бу көнне әниләренең шатлыгын уртаклашырга алар да килгән иде.
Форум кысаларында килешүләр төзелде, “түгәрәк өстәл”ләр оештырылды, консультацияләр үткәрелде.