Беренче тапкыр карчык 2 февральдә егылып төшкән. Ул чакта аңа исән калырга калын кар катламы ярдәм иткән. 22 февральдә экстремаль очыш янә кабатланган. Ул чакта да спиртлы эчемлекләр йотып, миңа диңгез тубыктан, дип хис итүчегә берни дә булмаган. Ни гаҗәп, әбекәй өченче очышыннан соң да исән калган, ләкин бу юлы инде сынган урыннары бар. Кар катламы да кимеде бит, бәлки, шул да үз ролен уйнагандыр. Кем белсен, бәлки, хәзер ул, акылына килеп, өченче каттан егылу тәҗрибәсен башка кабатламас. Коткаручылар да, күршеләре дә шуңа өметләнә, ләкин карчыкның күзләре хастаханә караватында ятканда да бик хәйләкәр булып, очкынланып тора, ди...