+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
19 март 2017, 08:51

Дональд Трампны кем шартлатырга җыенган?

“Риа Новости” язуынча, Вашингтонда, Ак йортның контроль-үткәрү пунктында, бер водитель машинада шартлаткыч барлыгы белән янаган. Коты алынган сакчылар аны шунда ук кулга алган.

Әлеге вакытта хәвефсезлек чаралары көчәйтелгән һәм янәшәдәге урамнарда машина хәрәкәте чикләнгән. Террорчылыкта гаепләнүче белән сөйләшүләр алып барыла. Аның машинасы җентекләп тикшерелә. Мондый адымга баручының исем-шәрифләре сер итеп саклана.
Әйткәндәй, Ак йорт АКШ президентларының рәсми резиденциясе саналса да, ул башкалар өчен керү тыелган объект түгел. Бирегә даими рәвештә экскурсияләр дә оештырыла.
Читайте нас