Аның мәгълүматларына ярашлы, Гатауллин әфәнде Флоридада Трамп брендына караган җиде күпкатлы бинада күчемсез милек сатып алучы һәм моңа ким дигәндә 98,4 миллион доллар туздыручы 63 русияленең берсе булган.
Соңгы елларда эшкуар инвестицияләрен Майами тирәсенә сала башлаган. 2012-16 елларда аның компаниясе Броуард округында биналар һәм җир сатып алу өчен ким дигәндә 28 миллион доллар акча түккән.
Республика прокурорының элекке урынбасарының улы Вадим Гатауллин — 2013-15 елларда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты. Депутат буларак, ул керемнәре һәм милке турында декларация бирергә тиеш булган. Парламент сайтында депутатның 2013 елгы керемнәре турында декларациясендә Трамп бинасындагы икенче фатиры турында искә алынмый.
2015 елда Вадим Гатауллин үз теләге белән вакытыннан алда депутат мандатын тапшырган.