+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 март 2017, 12:00

Халык медицинасына - яшел ут

Башкортстанда халык медицинасы белән шөгыльләнүгә рөхсәт бирүне планлаштыралар. Сәламәтлек саклау министрлыгы аның кагыйдәләре проектын эшләгән. Бу хакта фикер алышулар булачак.

Халык медицинасы — халык тарафыннан тупланган савыктыру ысуллары ул, аның нигезендә сәламәтлекне тергезү буенча белемнәрне һәм осталыкны файдалану ята. Аның белән шөгыльләнергә теләүче гражданнарга махсус комиссия тарафыннан биш елга рөхсәт биреләчәк. Аны алу өчен медицина белемең булу турында, шулай ук гражданнарны халык медицинасы белән дәвалауның уңай нәтиҗәләрен раслаган документлар таләп ителәчәк.
Рөхсәт бирү приказына республиканың сәламәтлек саклау министры кул куярга тиеш. Дәвалаучылар исемлеге басылачак. Алар дәвалый башлаганчы пациентларга сәламәтлек саклау учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәргә тиеш. Моннан тыш, алар медицина учреждениеләре территориясендә эшли ала, ләкин моның өчен җитәкченең рөхсәтен алырга туры киләчәк.
Читайте нас