+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 Марта 2017, 11:07

Җиде йөрәкле Рокфеллер 101 яшьтә үлде

Дэвид Рокфеллер дөньяга, миллиардер буларак кына түгел, йөрәк күчереп утырту буенча җиде операция кичергән кеше буларак та билгеле иде.

Аларның соңгысы 101 яшендә, 20 мартта тибүдән туктады. Беренче тапкыр 61 яшьлек Дэвидка йөрәкне 1976 елда автоһәлакәттән соң күчереп утырталар. Ул вакыт мондый операцияләрне сирәк ясыйлар һәм алар күп очракта уңышсыз тәмамлана. Ләкин Рокфеллер исән кала. Ул гына да түгел, бер атнадан инде ул иртә белән йөгерергә чыга.
Бүген йөрәк күчереп утыртылган кешенең уртача гомер озынлыгы 10 елдан азга гына арта. Ә менә Рокфеллер моннан соңгы 40 елда янә алты операция кичергән. Соңгысын ул күптән түгел, 2016 ел ахырында ясый. Йөрәктән тыш, ике тапкыр — 1998 һәм 2004 елларда - аңа бөер күчереп утырталар.
Дэвид Рокфеллер, тарихта беренче доллар миллиардеры Джон Рокфеллерның оныгы, нәселләреннән беренче булып йөз яшькә җитә. Үз гомерендә ул төрле учреждениеләргә хәйрия сыйфатында миллиард доллар акча бирә, шул исәптән 100 миллион долларны үзе укыган Гарвард университетына күчерә.
Миллиардер йоклаганда йөрәге туктаган.
Читайте нас