Аннан алда Украинаның иминлек хезмәте башлыгы Василий Грицак Самойлованың Украинага керүен тыю турында документ әзерләнә, дип белдергән иде. “Мин моңа бик шат, чөнки бу бандитлар иленә барып, безнең башкаручыларны хурлыкка калдырырга ярамаганлыгын гел әйтеп килдем. Шуңа да Киевның ясалма рәвештә каршылык куюы яхшы булды әле”, дигән Кобзон.
Ул Русиягә башта ук конкурста катнашудан баш тартырга кирәк иде, дигән фикердә. “1980 елда АКШ спортчылары Мәскәү Олимпиадасына килмәде, холыкларын күрсәтте. Ә без “Евровидение”гә керткән ниндидер 30 мең доллар акчаны кызганабыз. Төкерергә кирәк аңа. Без күбрәкне югалттык. Намусыбызны гына югалтмыйбыз”, дигән Кобзон.