+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 март 2017, 17:17

Тиз байыйсың киләме?

Благовещен шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек Екатерина Карачева “мошенниклык кылу” мәддәсе буенча гаепләнә.

Бу хатын “Эдем” компаниясендә эшләгән һәм җинаятьчел юл белән тиз баю ысулы уйлап тапкан. Туристик фирма хезмәткәре сыйфатында ул 2014 елның ноябреннән 2015 елның июленә кадәр 31 кешегә бәясе 29 меңнән 216 мең сумга кадәр булган путевкалар һәм билетлар саткан.
Акчаларны шәхси бурычларын каплауга тотынган. Шул ук вакытта алданган кешеләр Төркиягә, Мисырга һәм башка илләргә чыга алмаган. Путевкаларның турагент тарафыннан түләнмәгәнен белү белән алар полициягә мөрәҗәгать иткән.
Екатерина 2,4 миллион сум акча үзләштергән. Ләкин гаебен танымаган. Китерелгән зыянны каплау максатында 260 мең сумлык 35 сутый җиренә арест салынган. Җинаять эше судка тапшырылган.
Читайте нас: