+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 март 2017, 21:00

Башкортстан – илкүләм форумнар үзәге!

Кичә Уфада зур әһәмияткә ия берьюлы ике чара ачылды.“ВДНХ Экспо” күргәзмәләр комплексында Бөтенрусия сәнәгать форумы эшен башлады. Ул “Машина төзелеше”, “Станоклар. Инструмент. Эретеп ябыштыру”, “Агач эшкәртү”, “Саклану чаралары. Хезмәтне саклау”, “Уфаның инновацион мөмкинлекләре” күргәзмәләрен үз эченә алды. Чараны Башкортстан Хөкүмәте, республиканың Сәнәгать һәм инновацион сәясәт, Хезмәт һәм халыкны яклау министрлыклары, Уфа шәһәре хакимияте һәм Башкортстан күргәзмәләр компаниясе оештырды.

Күргәзмәдә Русиянең 15 төбәгеннән, чит илләрдән 120дән артык компания катнаша. Форум кысасында эшлекле 19 чара да үтәчәк. Аларда төрле өлкәләр буенча 120 спикер һәм модератор чыгыш ясавы көтелә.

Бу юлы да күргәзмәнең игътибар үзәгендә Башкортстан вәкилләре булды. Кайбер экспонатлар аерым игътибарга лаек.

– Хәзер экскаваторларны эре предприятиеләр генә түгел, һәркем сатып алырга мөмкин, – диде “Уфа геология разведкалау җиһазлары заводы” җәмгыятенең коммерция директоры Павел Неменков. – Уфада “Крот” экскаваторлары җыя башладык. Хакы 200 мең сум гына. Траншеялар, чокырлар казу өчен бик уңайлы. Аны арба урынына тагып, кагыйдә бозмыйча кирәкле урынга алып барырга мөмкин. Авырлыгы – 500 килограмм. Сәгатенә 2-2,5 литр бензин сарыф итә. Двигателен һәм тагын берничә детален сатып алып, Уфада җыябыз.

Уфаның “Солитон” җәмгыяте исәпләү җиһазларының мәгълүматларын контрольдә тотучы “Күзәтүче” җиһазын җыйган. Аның төп үзенчәлеге – күпкатлы йортларда төрле счетчикларга магнит беркетүне, исәпләү җиһаз­ларының эшчәнлегенә тәэсир итүне ачыклау. Мөгаен, бу җиһаз идарәче компанияләргә дә, фатир хуҗаларына да файда китерер.

Сер түгел, үткән кыштагы явым-төшемнәр коммуналь хезмәтләр өчен баш бәласе булды. Алар юлларны, ихаталарны, тротуарларны кардан чистартып өлгерә алмады. Хәл аеруча Уфада катлаулы булды. Бу уңайдан балаларның “Росток” экология-биология үзәге проекты игътибарга лаек.

– Чыгымнар таләп итмәүче, табигатькә зыян салмаучы кар эреткеч проектын уйлап чыгардык, – диде үзәкнең бүлек җитәкчесе Әлфия Вәлиева. – Бу җиһазда сәгатенә йөк машинасыннан артык кар эретергә мөмкин булачак. Компанияләрнең компьютерлар күпләп урнашкан серверларының җылылыгы файдаланылачак, ә кар суы компьютерларны, югары технологияләрне суытачак.

Форум программасы эшлекле очрашулар белән дәвам итте. Чараның беренче көнендә Башкортстанның урман кластерын оештыру турында килешүгә кул куелды.

Шул ук көнне Уфада “Артериаль гипертензия-2017” VIII Бөтенрусия конгрессы старт алды.
Читайте нас