+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 март 2017, 18:25

Игътибар!!! Конкурс! “Хисләремне кулъяулыкка чигәм”

Замана меңгә үзгәреп тә, беркайчан да модадан чыкмаган әйберләр, һәрвакытта да күңелгә якын төшенчәләр бар. Сабырлык, тыйнаклык, акыл, хезмәт сөючәнлек, саф күңеллелек борынгы гасырларда да, әле дә — иң кыйммәтле хәзинә.Күз нурын кушып бәйләнгән шәлләр, бияләйләр, төсләп-бизәкләп тукылган паласлар, чигелгән кулъяулыклар — болар да һичкайчан популярлыгын югалтмаган әйберләр. Чөнки алар матурлык төшенчәсе белән бер, ә матурлык кайсы гасырда да тантана итә.

Шуны искә алып һәм гәзитебезнең киләсе елда булачак 100 еллык юбилеена багышлап, “Хисләремне кулъяулыкка чигәм” дигән конкурс игълан итәбез. Бәйгедә чиккән кулъяулыклар бәяләнәчәк, иң нәзакәтле башкарылган 100 эш аерым билгеләнәчәк. Иң яхшы эш авторлары редакциядә бүләкләнәчәк.

Конкурста катнашучылар кулъяулыкны ничек булса да редакциягә китереп җиткерү юлын табарга тиеш. Кул эшен кем башкаруы, аның кайда яшәве, яше, һөнәре турында мәгълүмат, бәйләнеш өчен телефон номеры булырга тиеш. Ә, бәлки, кулъяулык чигү, аны бүләк итү яки бүләккә алу турында берәр кызыклы тарихыгыз да бардыр әле? “Кызыл таң”га котлау сүзләрен дә язсагыз, алар, сайланып, гәзитебездә һәм сайтта дөнья күрәчәк.

Конкурска киләсе елның гыйнвар аенда нәтиҗә ясалачак.

Эшләрне кабул итү урыны:

Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 6 кат, 607нче бүлмә, Айгөл Юлъякшинага.
Конкурс барышын “Кызыл таң” сайтыннан күзәтеп барыгыз.
Читайте нас: