22 март кичендә өч ир берсенең йортында кәеф-сафа кора. Аннары икесе арасында бәхәс чыга. Ул сугышка әйләнә. Үтерүдә шикле кеше корбанына берничә тапкыр пычак кадый. Нәтиҗәдә, тегесе җан тәслим кыла.
Җаһил белән фатир хуҗасы мәетне келәмгә төрәләр дә, берни булмагандай, сыйлануларын дәвам итәләр.
Икенче көнне аларга күршеләре керә һәм, үле гәүдәне күреп, полиция чакырта...