—Кораллы Көчләрдә призывны тәртипкә салу буенча зур эш башкарылган. Ләкин армиягә барудан качып йөрүчеләр саны һаман зур булып кала. Повестка алудан читләшүчеләр өчен юридик җаваплылык мәсьләсе көйләнмәгән,— ди Шаманов.
Хәрби хезмәткә чакыру яшен 30га кадәр күтәрү кирәклеге турында тагын берничә депутат белдергән. Бу 27 яшькә кадәр качып йөрүчеләр шушы яше тулу белән тынычланмасын, әнисенең итәге астыннан чыгып, күкрәк киереп йөрмәсен өчен дә яхшы булачак. Әлеге мәсьәлә турында фикер алышу өчен парламентта эшче төркем төзеләчәк.