Өлкә әкиматындагы экстермистлыкка каршы тору буенча консультатив совет утырышында билгеләнүенчә, бөтен төр сәдакалар – терлек, азык-төлек, әйберләр дә исәпкә алыначак.
- Берәүләр сәдака акчасын контрольдә тотарга кирәклеген әйтә. Башкалар мәчеткә килүчеләр тарафыннан бирелгән хәер акчасын санарга ярамый дип исәпли. Әмма “Дини эшчәнлек һәм дини берләшмәләр турында” законда дәүләт органнары яки иҗтимагый берләшмәләрнең мәчетләрнең финанс эшчәнлегенә катнашу хокукына ия булуы турында берни дә язылмаган, - ди Дин эшләре буенча идарәнең бүлек җитәкчесе Серик Тлекбаев.